- чәкчәк
- Камырны эрбет чикләвеге зурлыгында яки хөрмә төше кебек озынча итеп кисеп, кайнап торган сары майда пешереп, барысын бергә баллап катырып ясалган ашамлык. ЧӘКЧӘК АШЫ (МӘҖЛЕСЕ) – Кияү кыз катына кереп кайткач, үзенең дус-ишләрен, якыннарын җыеп иң азакта табынга чәкчәк китерелә торган мәҗлес
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.